Халык санын алучыларны ничек танырга?
Алабугада халык санын алу дәвам итә.
Сан алучы нинди булырга тиеш:
Паспорт күрсәткән очракта гамәлдәге таныклыгы
Планшетлы компьютеры
Шарф һәм жилеткасы
Зәңгәр сумкасы
Фонаре була.
Халык санын алуны алабугалыларга берничә ысул белән узарга мөмкин:
− гадәттәгечә, үз өеңдә исәпкә алучыны көтеп алырга була; дүшәмбе көннән 155 исәпкә алучы үз хисап участокларын әйләнеп чыга башлады;
— Нефтьчеләр проспекты, 1нче йорт, 309 нчы кабинет, Тукай урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан стационар участокларда сан алуда катнашырга. Стационар участокларның эш вакыты — 8дән 20 сәгатькә кадәр;
— Нефтьчеләр проспекты, 44б адресы буенча урнашкан КФҮ (МФЦ) бинасында, анда инструктор кабул итә,
— КФҮ бинасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша. Монда өйрәтелгән волонтерлар ярдәм итәргә әзер. Сан алуны шулай ук монда мөстәкыйль үтәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев