Кичке рейс һәм йөртүчеләргә ярдәм: Алабугада транспорт мәсьәләләре ничек хәл ителә
Бүгенге көндә Алабугада 12 маршрут эшли: 7 шәһәр, 4 шәһәр яны һәм 1 сезонлы (яз-җәй).
1 декабрьдән кичке вакытта 8 нче маршрут буенча өстәмә автобус йөри башлады. Яңа рейс көн саен 20:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк. Бу карар алабугалыларның кич белән җәмәгать транспорты булмау турындагы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә кабул ителде.
Бу хакта, шулай ук шәһәр һәм районның транспорт системасын көйләү буенча комплекслы эш турында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов хәбәр итте.
Бүгенге көндә Алабугада 12 маршрут эшли: 7 шәһәр, 4 шәһәр яны һәм 1 сезонлы (яз-җәй). Ташуны ике эшмәкәр башкара, әмма линиягә бөтен автопарк та чыкмый. Төп сәбәп — машина йөртүчеләрнең җитмәвендә.
«Ике транспорт компаниясе дә тулы күләмдә эшләсен өчен 42 машина йөртүче кирәк, ә штатта хәзер нибары 23 кеше. Комплектлаштыру 53 процент кына тәшкил итә», — дип аңлатты Эдуард Гаязетдинов.
Кадрлар кытлыгының төп сәбәбе — белгечләрнең хезмәт хакы югарырак булган предприятиеләргә китүе. Әлеге проблеманы хәл итү өчен район администрациясе башка төбәкләрдән машина йөртүчеләрне җәлеп итү буенча актив эш алып бара. 2025 елда ук Алабугага Тукай районыннан һәм Киров өлкәсеннән 4 кеше эшкә килгән. 2026 елның гыйнварында Удмуртиядән тагын өч машина йөртүчене эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Читтән килгән белгечләргә район җитәкчелеге яшәү өчен бүлмәләр бүлеп бирә. Эшкә килгән бер йөртүчегә торак бирелгән инде.
Перевозчиклар өчен икътисадый шартларны яхшырту буенча да эш алып барыла. Киләсе елда шәһәр яны маршрутларын республика бюджетыннан субсидияләр белән җайга салына торган тарифка күчерү планлаштырыла. Бу машина йөртүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга, автопаркны өлешчә яңартырга, шулай ук ташучыларның чыгымнарының бер өлешен муниципалитет хисабына компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы елда мондый компенсация инде 5 миллион сумга якын тәшкил иткән.
Хәрәкәт графигы үтәлешен һәм маршрутларда тәртипне контрольдә тотуны «Имин шәһәр» видеокүзәтү системасы гамәлгә ашыра. Камералар транспорт хәрәкәтен дә, тукталышларда һәм башка җәмәгать урыннарында хокук тәртибен бозу ихтималын да теркәп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев