Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак
Төнлә температура +2 дән +7гә кадәр.
Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Бүген республикада атмосфера фронты йогынтысында яңгыр ява, урыны белән боз явуы ихтимал.
Шимбә, 10 сентябрь көнне, яңгыр булуы ихтимал. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +1 дән +6 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава 11-16 градуска кадәр җылыныр.
Якшәмбе, 11 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2 дән +7 градуска кадәр. Көннең якты вакытында +11, +16 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 12 һәм 13 сентябрьдә, республика территориясенә антициклон тәэсир итәчәк. Шуңа күрә, явым-төшем мөмкинлеге аз. Төнлә температура +2 дән +7гә кадәр, көндез һава 15-18 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев