Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Киләсе елда Алабуга шәһәрлеге территориясен төзекләндерәчәкләр

Хәзер биредә аска таба баскычларны төзекләндерәләр.

Бу юнәлештә шәһәрдә эш ел буе барды, хәзер дә дәвам итә. Нефтьчеләр проспектында шушы көннәрдә генә матур һәм зиннәтле эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылды. Алга таба нәкъ менә шундый кече архитектура формаларын куярга уйлыйлар. Алабуга шәһәрлеге территориясендә дә түбәле һәм эскәмияле яңа ял урыннары барлыкка килде. Рөстәм Нуриев әйтүенчә, ул ял көннәрендә шәһәрдәшләрнең бирегә чыгып, кыядан күренеш белән хозурлануларын күргән. Шуңа да бу урыннарны тәртипкә китерергә кирәк иде. Хәтерләсәгез, монда койманы һәм күпердәге киртәне яңарттылар. Киләсе елга планнарда — тротуарлар салу һәм алмагачлар рәтен яңарту, кече архитектура формаларын урнаштыру. Хәзер биредә аска таба баскычларны төзекләндерәләр. Боларның барысы да тирә-якны җимереп йөрүчеләрдән саклауга мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев