Киләсе елда хезмәт пенсиясе ике тапкыр арттырылачак
Россия Пенсия фонды хәбәр итүенчә, аның күләме беренче тапкыр - 6-7 процентка (февраль аенда), икенче тапкыр күп дигәндә 3 процентка үсәчәк.
Киләсе елның апрель аенда социаль пенсия дә артыр дип көтелә (якынча 5 процентка). Шулай итеп, 2013 елда хезмәт пенсиясе уртача алганда - 10 мең 300 сум, ә социаль пенсия - 6 мең 100 сумны тәшкил итәчәк. Бүген исә халык хезмәт пенсиясен - 9,4 мең сум, социаль пенсияне 5,9 мең сум күләмендә алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев