Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Китапларга багышланган тормыш

А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә 40 еллык тәҗрибәле белгеч – Раушания Вәлиева эшли. Ул татар әдәби мирасын саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүчеләренең берсе.

Без еш кына телебез сагында бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары тора дип әйтәбез. Әмма тел сагында гына түгел, китапларга мәхәббәт саклаучыларны — китапханәчеләрне онытабыз. Алар — татар әдәбияты язмышы турында кайгыртучылар, язучыларга һәм шагыйрьләргә укучылар белән элемтәдә торырга ярдәм итүчеләр, китапханәләребезнең татар бүлекләренә яшәргә көч бирүчеләр. А. С. Пушкин исемендәге үзәк китапханәнең Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шундый ике шәхес эшли — Гүзәл Шәрипова һәм Раушания Вәлиева. Әлеге мәкаләдә сүзебез нәкъ менә Раушания Нури кызы турында барыр. Китапханәче һөнәренә ул 40 ел гомерен багышлаган һәм һәр иртә ул әле дә яраткан эшенә ашыга.

Китап белән 40 ел янәшә

Вәлиева Раушания Нури кызы Алабуга районының Бәзәкә авылында (искәрмә: бүгенге көндә ул Менделеевск районына карый) гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга аваз сала. Авылын һәм авылдашларын зур горурлык белән искә ала. Әйе, бу авылдан Марсель Гыймазетдинов (шагыйрь), Фәния Шакирова (шагыйрә), Рифкат Таҗиев (онколог) кебек шәхесләр чыккан.

— Кечкенәдән китаплар укырга яраттым. Әниләрдән кача-кача, дәреслек эченә матур әдәбиятны яшереп укый идем. Мәктәптә дә яхшы укыдым, дүртле-бишле билгеләренә бетердем. Укытучыларыбыз бик көчле иде, — дип уртаклаша Раушания ханым.

10нчы сыйныфны тәмамлагач, ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укуын дәвам итә. Уку вакытында ук китапханәдә эшли башлый, 1986 елда аны 1нче шәһәр филиалына эшкә чакыралар. Соңрак 8нче филиалда — китапханә мөдире һәм менә инде 21 ел Үзәк китапханәнең Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе булып хезмәт итә.

— Китапханәче булырмын дигән уй булмады. Алабуга педагогика институтына керергә дә мөмкинлегем бар иде, ләкин анда биш ел укыйсы, ә мәдәният көллиятендә — ике ел. Ул вакытта әти-әнием инде пенсионер иде, шуңа аларга авырлык төшмәсен дип, тиз генә укыдым да, эшкә дә кердем, — дип сөйли Раушания Нуриевна.

«Пенсиядә булсам да, әле китәсем килми...»

Ул үз эшен бик ярата. Аның көннәре кешеләр белән аралашу һәм чаралар оештыру белән тулган. Укучылар өчен китаплар һәм мәгълүмат эзләү — китапханәче вазифаларының бик аз өлеше генә. Хәзер компьютерда күп нәрсә эшләнә: документация әзерләү, презентацияләр булдыру һәм социаль челтәрләр алып бару.

— Коллективыбыз — тату, дус, көнчелек дигән әйбер юк. Бер-беребезгә гел ярдәм итеп торабыз, чараларны бергә эшлибез, булышабыз. Пенсиядә булсам да, әле китәсем килми. Мин эшләгән дәвердә берничә директор алышынды — барысы да бик яхшы җитәкчеләр, барысы да якын. Аерым рәхмәтем, әлбәттә, Гүзәлгә. Ул минем өчен бик зур ярдәм булды. Бар эшне бергә эшлибез, — ди әйдәп баручы китапханәче.

Гүзәл үзе дә Раушания апа турында ихлас җылылык белән сөйли:

— Раушания Нури кызы белән без җиде ел дус-тату эшлибез, Аллага шөкер. Ул минем икенче әнием кебек. Китапханәче һөнәренең нечкәлекләрен миңа Раушания апа өйрәтте. Һәр эшне алдан киңәшләшеп башкарабыз.

Ике йөрәк — бер язмыш

Раушания ханым инде менә 39 ел тормыш иптәше Илфат белән бергә гомер итә, шатлыкларын да, кайгыларын урталай бүләләр. Аларның мәхәббәт тарихы авыл дискотекасында башлана. Уку вакытында Раушанияне Калинин колхозына практикага җибәрәләр, ләкин анда эш табылмый, һәм студентларны Ядегәргә күчерәләр. Алар шунда, авыл клубында танышканнар. Ә инде сентябрьдә Илфат аралашуны дәвам итү өчен Алабугада Раушанияне үзе эзләп таба. 1986 елда гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Алар пар канат астында бер кыз яратып үстергәннәр, һәм бүген аларны сөендереп ике оныклары үсеп килә.

— Илфат искиткеч уңган, тату гаиләдән. Алар 7 бала. Ул вакытта бик күп мал асрыйлар иде. Ике якны да һәрвакыт якын күрдек. Бер атнаны минем әти-әниләрем янына, икенче атнаны Илфатның әти-әнисенә ярдәм итәргә кайттык. Бездән риза булып киткәннәрдер дип ышанам, — ди Раушания ханым.

Илһам чыганаклары

Күп кенә татар хатын-кызлары кебек үк, ул да тәмле ризыклар пешереп, туганнарын сөендерергә ярата. Өчпочмак, бәлеш, кош теле, гөбәдия кебек ризыкларны бик яратып пешерәм, дип уртаклаша оста хуҗабикә. Яратып башкарган эшләр исемлеген шулай ук бакчачылык та тулыландыра. Китапларны яратып укыганын да әйтеп киткән идек инде.

— Яраткан авторым — Мөхәммәт Мәһдиев, кире кайтып аның әсәрләрен укырга яратам. Хәзер җиңел китапларга күбрәк өстенлек бирәм, авыр, уйландыра торган китапларны хәзер инде бик укыйсы килми. Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галлямова кебек язучылар бүгенге көндә бик матур язалар. Нинди яңа китап кайта, барысын да укып барырга тырышам. Чөнки без, кешеләргә тәкъдим итәр өчен, китапның эчтәлеген белергә тиешбез.

Сорау-җавап

1. Бүген китапханәгә кемнәр йөри?

— Иң күбе пенсионерлар, студентлар һәм укытучылар йөри. Иң башта яңа китапларны сорыйлар. Классикларны укучылар да бар.

2. Сез нинди кеше?

— Эшне башласам, миңа аны эшләп бетерергә кирәк. Көнме-төнме. Башлаганмын икән, тиз эшләп бетерергә телим. Иртәгәгә калдырырга яратмыйм. Әтиемә охшаганмын. Кешене көттерергә яратмыйм. Барысы да төгәл эшләнгән булырга тиеш. Кешегә ярдәм итәргә яратам.

3. Башлаган китапны укып бетермичә калдыра аласызмы?

— Китап бик калын булган очракта, укып бетермәгән чакларым булды. Һәм бик ошамыйча, укып бетерә алмаганым да булгалады.

4. Кешеләрдә нинди сыйфатны яратмыйсыз?

— Алдашуны, икейөзлелекне яратмыйм. Сүзендә тормаган кешене яратмыйм. Әйткән икән, эшләсен ул аны.

5. Сезнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә?

— Грамоталар да, мактау сүзләре дә кирәкми. Иң мөһиме — җан тынычлыгы һәм сәламәтлек. Карьерист түгел мин.

6. Нинди вакытларны сагынып искә аласыз?

— Бүген укучылар әз булуы моңсу. Эшли башлаганда ял көнендә 100әр кеше килә иде, чәй эчәргә дә җитешми идек, чират торалар иде. Ул вакытта эшләве авыр да иде, рәхәт тә.

Раушания ханымга алга таба да эшендә уңышлар телибез. Аның кебек һөнәргә, туган теленә тугры шәхесләребез булганда, татар телебезнең киләчәге өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев