Китапханәдә очрашу үтте
8 декабрь көнне А. С. Пушкин исемендәге үзәк китапханәдә «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенең бик матур «Түгәрәк өстәл»е узды. Анда кунакка Түбән Кама, Яр Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре чакырылган иде.
Дүрт сәгатьтән артыкка сузылган очрашу күңелдә бик матур җылы хисләр калдырды. Һәрберсе үзе белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Араларында үз әсәрләрен көйгә салучылар һәм җырларын башкаручылар да бар иде. Барыбызда да бу чара онытылмаслык мизгелләр калдырды. Тере аралашу якынайтты, иҗатлар белән танышуга ярдәм итте.
Оештыручылары Тәҗрия Вәсим кызы Җәләевага, Алсу Афзал кызы Латыйповага шундый истәлекле мизгелләр тудырганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Алсу әнисе Дибәҗә апаны шундый зурлый. Әле генә Дибәҗә Каюмова исемендәге шигъри бәйге оештыруга ярдәм иткән иде, инде якшәмбе көнне нинди чарага матди ярдәм күрсәтте. Әнисе турында сөйләүләре, әнисе исемен яшәтергә теләве барыбызда да соклану тудырды.
Шулай ук Үзәк китапханә хезмәткәрләренә ягымлылыклары, үз итүләре, җылы каршылаулары, матур күргәзмәләре, түгәрәк өстәл янындагы чәйләре өчен бик рәхмәтлемен.
Аралашу — безнең терәгебез. Бер-беребезне белеп, бер-беребезгә таянып яшәүгә ни җитә!
Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев