Кол Шәриф мәчете “Россия 10” конкурсының икенче этабында 9 урынны били
1 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә тавыш бирүнең өченче этабы башланды.
Россия" телеканалы һәм "Россия 10" Рус география җәмгыятенең мультимедиа конкурсының икенче этабы тәмамланды. Татарстанны тәкъдим итүче Кол Шәриф 9 урынны алды. Казанның архитектура символы өчен 1 миллионнан артык кеше тавыш биргән.
Беренче урында - соңгы көннәрдә алга чыккан Коломно Кремле. Икенче урында - Әхмәт Кадыров исемендәге "Чечня йөрәге" мәчете.
1 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә тавыш бирүнең өченче этабы башланды. Өченче турга исә бары 30 объект кына керәчәк., дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Татарстанның горурлыгы булган әлеге объект өчен теләгән һәркем тавыш бирә ала. Проектның рәсми сайтына керергә һәм шулай ук SMS-хәбәр аша 1880 номерына 15 дип тавыш бирергә генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев