Колосовка авылына 300 ел!
4 ноябрь көнне Колосовкада өч бәйрәм зурлап үткәрелде.
Бәйрәм бөек православие бәйрәме хөрмәтенә кыңгырау чыңы белән башланып китте. 1917 елга кадәр Изге Ана иконасы 470 икона арасында иң хөрмәтлесе булган дип исәпләнә. Аны һәр крестьян йортында да, патша палаталарында да күрергә мөмкин булган. Ул халыкның патриотик рухы символы да. Икона, аны тапканнан бирле һәм бүгенге көнгә кадәр, илебезнең, барлык россиялеләрнең могҗизалы яклаучысы һәм саклаучысы булып тора.
«Дорогое село, я смотрю на тебя и любуюсь тобой... Колосовка моя, я в разлуке тоскую...» — бу Николай Ямщиков язган авыл гимныннан сүзләр, алар «Берегиня» ансамбле башкаруында яңгырады. Иҗат коллективының тарихы дистә елдан артык. «Кто вырос в России», «Журавли», «Мы из деревни родом», «Молодой агроном» җырлары ансамбль башкаруында дәртле һәм тәэсирле яңгырады.
Ул көнне зур булмаган, ләкин бик матур клубка авыл халкы гына түгел, кунаклар да җыелды. Котлаулар белән АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илфак Хәбибуллин, АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Косов, Танай авыл җирлеге башлыгы Сергей Вдовин, АМР ветераннар советы әгъзалары Екатерина Морковкина, Анна Шумилова чыгыш ясадылар.
Туган якны өйрәнүче, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, «Родина моя, Колосовка» китабы авторы Александр Талапин үзенең кече ватанының кыскача биографиясе белән таныштырды. Барлык җыелганнар бу торак пунктның (Уразбахтино) беренче тапкыр искә алынуы, анда яшәүчеләрнең югары Иделдән күчеп килүләре, биредә игенчелек культурасының гамәлгә кертелүе, «Колос» колхозы оештырылуы турында кызыксынып тыңладылар. Александр Талапин хикәясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларына аерым урын бирде. Болар Михаил Волков, Николай Талапин, Устин Крапоткин, Петр Балобанов һәм башкалар.
Сугыш вакытында колхоз председательләре Леонид Выцкарин белән Сергей Вотяков була. Сугыш беткәннән соң да колхозчылар, көчләрен кызганмыйча хезмәт куялар. Федор Кузнецов, Иван Выцкарин 16 сәгать буе тракторларыннан төшмиләр. Терлекчеләр дә үзләрен кызганмаганнар.
Бүген дә, сугыш беткәннән соң 80 ел узгач та, тема актуаль. Колосовканың дүрт кешесе МХОда катнашты. «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән Андрей Софронов, Андрей Злобин һәм Максим Филатовның әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды. Эдуард Бурчин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган фронтовикларны һәм МХОда катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Колосовка халкы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге һәм кунакчыллыгы белән аерылып торды, дип билгеләп үтте АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов. Ул авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен Александр Талапинга, Анна Талапинага, ветераннар Леонид һәм Анна Выцкариннарга, авылның беренчел ветераннар оешмасы рәисе Людмила Белоусовага Мактау грамоталары тапшырды.
Чарада авылның өлкәннәрен хөрмәтләүгә зур игътибар бирелде. Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, «Хезмәт батырлыгы өчен» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләренә лаек булган сыер савучы Нина Толстогузовага кырык елдан артык хезмәте өчен ничек рәхмәт әйтмәскә! Аның коллегасы Мария Вотякова да күп еллар дәвамында социалистик ярышларда җиңүче булып тора, медальләре аның шактый. Тырыш хезмәтләре өчен механизаторлар Михаил Волков, Михаил Докунин бүләкләнделәр. Нина Талапина «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемне яулады. Ә Надежда Кауфман озак еллар клуб мөдире, башлангыч мәктәп директоры булып эшли. Актив пенсионерлар арасында Надежда Сырышева һәм Антонина Выцкарина билгеләп үтелде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов Александр Талапинга, «Колос» җитәкчесе, авыл хуҗалыгы предприятиесен 1996 елдан бирле җитәкләгән Павел Талапинга Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук бозау караучы Надежда Гусевага, механизатор Николай Савинга, терлекче Александр Холуевка, сыер савучы Зенфира Граховага, баш бухгалтер Надежда Волковага, баш агроном Наталья Согоринага да рәхмәт хатлары тапшырылды.
Грамоталар һәм сертификатлар белән Павел Талапин кулыннан Александр Вошкарин, Валентина Акаева, Вәкил Шиһапов, Любовь Софронова, Сергей Зимоглядов, Венера Закирҗанова, Гөлнара Гаптелганиева бүләкләнделәр.
Павел Талапинның үзенә дә Колосовка халкыннан рәхмәт сүзләре яңгырады.
50 ел бергә торучы парларны (бу Талапиннар, Зотиннар һәм Кузнецовлар) шулай ук котладылар. Игенчеләр һәм терлекчеләр династияләре дә читҗә калмады.
Алабуга йолдызы, бард Людмила Вәлитованың чыгышы бәйрәмнең чын бизәге булды, аның сөйкемле тавышы беркемне дә битараф калдыра алмады. Бу юлы ул Антонина Силкина шигырьләренә язылган «Я вернусь», «Спит село мое родное», «В моем селе» җырларын башкарды.
Барысын да «Берегини» хормейстеры Сергей Гулевич баянда уйнавы белән сөендерде.
Укучы Тататьяна Согоринаның биюен һәм Казан кунагы Маша Костромованың җырын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Ахырда иганәчеләрне атап китик, алардан башка бәйрәм шулкадәр якты һәм истә калырлык булмас иде. Болар — «Эссен Продакшн АГ» генераль директоры Леонид Барышев, «Колос» АХК рәисе Павел Талапин, Екатерина һәм Искәндәр Рузместовлар, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар, аерым алганда, Михаил Кауфман, Андрей Шишикин, Пановлар гаиләсе һәм башка битараф булмаган кешеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев