Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәк

2023 елда индексация булмады.

Россиянең барлык төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң булачак. 2023 елда индексация булмады, дип искәртте бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. 

«Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Федераль закон таләпләренә туры китереп, 2024 елга тарифларны быелның 20 декабренә кадәр расларга тиеш. Тарифлар Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган социаль-икътисади үсеш фаразы күрсәткечләрен исәпкә алып хисапланачак», — диде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.

Спикер билгеләп үткәнчә, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү индексы үсеш чиге, Россия Хөкүмәте карары белән, республикада уртача 10,8 процент күләмендә расланган. Аерым муниципаль берәмлекләрдә кулланырга мөмкин максималь рөхсәт ителгән тайпылыш 4,9 процент күләмендә билгеләнгән.

Бу күрсәткечләр барлык 913 муниципаль берәмлекне һәм җиде коммуналь хезмәтне исәпкә алып, Татарстан өчен уртача кабул ителгән. Конкрет коммуналь хезмәткә тариф үсеше уртача зурлыктан аерылырга — зуррак һәм кечерәк булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев