Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты: күпме түлибез?

Алабугада коммуналь хезмәтләр бәясе 13,6 процентка кыйммәтләнә.

1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар тулаем республика буенча 17,5 процентка артачак. Алабугада коммуналь хезмәтләр бәясе 13,6 процентка кыйммәтләнә.

Аерым алганда:
Җылыту — 17,3 процентка (Гкал өчен 2708,99 сум иде, 3178,07 сум булачак, арту суммасы 469,08 сум тәшкил итә).
Кайнар су белән тәэмин итү — 17,36 процентка (куб.метр өчен 205,32 сум иде, хәзер 240,97 сум булачак, арту 35,65 сум тәшкил итә).
Эчә торган су — 17,5 процентка (куб.метры 53,77 сум иде, 63,2 сум булачак, арту 9,43 сум тәшкил итә).
Су агызу — 18,3 процентка (куб.метры 41,56 сум иде, 49,18 сум булачак, арту 7,62 сум тәшкил итә).
Чүп чыгару — 11,9 процентка — (куб.метры 549,55 сум иде, хәзер 598,49 сум булачак, арту 48,94 сум тәшкил итәчәк).
Газ белән тәэмин итү — 12,58 процентка (куб.метры 7,47 сум иде, хәзер 8,41 сум булачак, арту 0,94 сум тәшкил итә).
Электр энергиясе — 12,57 процентка (куб.метры 5,09 сум иде, хәзер 5,73 сум булачак, арту 0,64 сум тәшкил итә).

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрүнең төп сәбәпләре:

  • Энергия чыганакларына бәяләр арту;
  • Минималь хезмәт хакын 16,6 процентка арттыру;
  • Материалларның бәясе кыйммәтләнү;
  • Куллану бәяләре үсеше.

— Мисал өчен, «Җылыту» хезмәтенә тарифта энергетика ресурслары (газ, җылылык энергиясе, электр энергиясе, ХВС) 57,7 процент тәшкил итә, шул ук вакытта ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар өчен газ — 21,3 процентка, электр энергиясе — 11,6 процентка кыйммәтләнәчәк. «Турай» су җыю станциясеннән Суны чистарту станциясенә күтәрү һәм җиткерү, кулланучыларга чистартып җибәрү өчен насослар кулланыла, аларның эшенә шулай ук электр энергиясе кирәк, − ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.

Моннан тыш, халыкны сыйфатлы коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү максатларында районның ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары тарафыннан тузган челтәрләрне алыштыруга юнәлдерелгән инвестиция программалары үтәлә. Бу эшләрнең бәясе шулай ук тарифларга салынган. Мисал өчен, «ОЭЗ ППТ «Алабуга» АҖ инвестицияләре быел 137 миллион сум тәшкил иткән, «Елабужское ПТС» АҖ − 77,7 миллион.

Торак хезмәтләренең артуы 4,12 процент яисә күпфатирлы йорттагы 1 кв. м. урынга 1,31 сум тәшкил итәчәк, бу 2025 елга Алабуга муниципаль районы буенча 8 процент күләмендә чик индексыннан артмый.

Җиде хезмәт төренә бәяләр арта:

1. Торак фонд белән идарә итү — 4,06 сум иде, хәзер 4,37 сум булачак, арту 0,31 сум тәшкил итә;
2. Дератизация — 0,22 сум урынына 0,24 сум булачак, арту 0,02 сум тәшкил итә;
3. Торак биналарның конструктив элементларын агымдагы ремонтлау һәм йорт яны территориясен төзекләндерү − 3,51 сум урынына 3,70 сум булачак, арту 0,19 сум тәшкил итә.
4. Йорт эчендәге су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау − 3,15 сум урынына 3,53 сум була, арту 0,38 сум тәшкил итә.
5. Йорт эчендәге үзәкләштерелгән җылыту челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау − 3,15 сум иде, 3,53 сум булачак, арту 0,38 сум тәшкил итә.
6. Йорт эчендәге электр челтәрләренә һәм җиһазларга техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау − 1,03 сум урынына 1,04 сум булачак, арту 0,01 сум тәшкил итә.
7. Йорт эчендәге вентиляция каналларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау − 0,30 сум урынына 0,32 сум булачак, арту 0,02 сум тәшкил итә.

Тарифның артуы шулай ук минималь хезмәт хакы, материаллар бәясе, чит оешмалар хезмәтләре (махсус техниканы арендалау, транспорт хезмәтләре, альпинистлар хезмәтләре), салым түләүләренең артуы белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев