Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Көндезге бүлектә укучы йөкле студент кызларга акчалата түләүләр кертергә телиләр

Гаризаны шәхсән яки дистанцион рәвештә, шул исәптән почта аша да җибәрергә мөмкин.

Татарстанда көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр бирелә торган түләү регламентын расларга телиләр. Тиешле боерык хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Түләүгә гаризаны көндезге бүлектә укучы йөкле студент кызлар, РФ гражданкалары бирә ала. Әгәр студент кыз балигъ булмаса, аның өчен гаризаны ата-анасы яки опекун бирә ала.

Гаризаны шәхсән яки дистанцион рәвештә, шул исәптән почта аша да җибәрергә мөмкин. Әгәр закон проектын кабул итсәләр, түләүләрне көтүнең максималь вакыты, гариза бирү формасына карамастан, 10 эш көне тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев