Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Костенеево авылында район газеталарына язылучылар бүләк алачак

Бүләкләр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылган һәркемгә бирелә.

Реклама АО «ТАТМЕДИА» erid:2Vtzqw7v53i

Дүшәмбе, 16 октябрьдә, Костенеево авыл җирлегенең башкарма комитеты бинасында «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу оештырылачак.

Костенеево авылында яшәүчеләрне район газеталарына язылырга һәм бүләкләр алырга чакыралар. Редакция хезмәткәрләре теләге булган һәркемне 14.00дән 15 сәгатькә кадәр көтә. 

Газеталарны авылга авыл җирлеге башлыгы китереп, башкарма комитет бинасында калдырачак. 

Ярты елга язылу бәясе — нибары 500 сум. 

Алты ай дәвамында атнага ике тапкыр сез район газетасының яңа санын алачаксыз. 

Район газеталарында шәһәр һәм районның иң мөһим вакыйгалары турында мәгълүмат, игъланнар, телепрограмма, йолдызнамә, кызыклы фактлар, анонслар, район авыллары тормышы турында материаллар, геомагнит фаразлар басыла. Моннан тыш, бу көнне сез басма хәбәрчеләре белән аралашып, үзегезне борчыган проблема турында сөйли, яки кызыклы кеше яки вакыйга турында хәбәр итә алачаксыз.

Бу көнне басмаларга язылган һәр кешегә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» редакциясеннән бүләк тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев