Көзге байлык – мул табын
Морт мәктәбенең «Туган тел» түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗаты белән таныштырабыз.
Көз — табигатьнең искиткеч һәм серле фасылы. Ул җәй белән кыш арасында күпер ролен үти, һәм һәр ел саен кабатланса да, һәрвакыт үзенчә матур һәм үзенчәлекле булып тора. Быел көзнең гүзәллегенә, кояшның җылылыгына, уңышның күплегенә сокланып туймаслык. Менә инде көзге эшләр бетеп тә килә. Мәктәп бакчасында үскән яшелчәләрне җыеп урнаштырдык.
Уңышыбыз бик мул булды. Кыш буе өстәлләребездән витаминлы ризык өзелмәс. Пешекчеләребез көн саен төрледән-төрле салатларны ясап кына торалар. Җәй буе бакчада эшләгән эшләребезнең нәтиҗәсен көз җиткәч күрәбез. Көз — тырыш хезмәт һәм җыелган уңыш өчен рәхмәт әйтү вакыты. Морт мәктәбенең «Туган тел» түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз үзләренең хикәяләрен көзнең һәр мизгеленнән ләззәт алып яздылар.
Матур ел фасылы...
Көз айларын мин сагынып көтеп алам. Нишләп дисезме? Ничә айлар буе бакчада эшләгән эшләрнең нәтиҗәсе шушы вакытта күренә бит. Уңыш җыя торган вакыт бит ул — көз. Гаилә белән бергәләшеп мактаныша-мактаныша уңыш җыябыз. Менә бит ул рәхәтлек! Бәрәңгеләрне, суганнарны, кишер-чөгендерләрне алып бетергәннән соң, бакчаларга тракторлар кереп, бөтен җирне сөреп чыга.
Арыш, бодай кырлары да бушап калды. Механизаторлар ялны белми эшләделәр, тырыштылар. Бер эш көне ел буена туендырачак бит. Көз — тырыш хезмәт һәм җыелган уңыш өчен рәхмәт әйтү вакыты. Көзнең матурлыгын шулай күрәм мин.
Сөмбел ХУҖИНА,
4 сыйныф
Алтын көз
Көз көне агачлар үзгәрә, яфракларын коялар. Алар җиргә алтын кар бөртекләре кебек ява. Төрле төстәге яфраклар җирне алтын келәм белән каплый. Ә без аларга карап, сокланып, яфракларны кыштырдатып, мәктәпкә барабыз.
Көз үзенә күрә моңсу булса да, муллык ае. Бәрәңгеләрне, яшелчәләрне җыеп урнаштырабыз. Кышка әзерләнәбез. Уңыш мул булса, күңелгә дә рәхәт.
Зәлинә ГАЙНУЛЛИНА,
4 сыйныф
Көз билгеләре
Беренче сентябрь — көзнең беренче матур, шатлыклы бәйрәме. Укучылар чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә ашыгалар. Кояш та аларга елмаеп үзенең нурларын сибә. Агачлар алтын күлмәкләрен киделәр. Көз уңышларга бик бай булды. Басулардан ашлыклар, бакчалардан җиләк-җимеш, яшелчәләр җыеп алынды.
Октябрь ае да килеп җитте. Агачлар моңсуланып, әкрен генә алтын яфракларын коя. Табигать тынычланып калды. Ул гүя салкын кышка әзерләнә. Кошлар җылы якка киттеләр. Көз миңа тылсымлы һәм серле булып тоела.
Аиша ФӘСХЕТДИНОВА,
4 сыйныф
Бакча эшләре
Татар халкында «Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Авылда үскәч, өлкәннәргә генә түгел, безгә дә эш җитәрлек. Бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү бик ошый безгә.
Яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан орлыкларны уңдырышлы туфракка чәчәбез.
Яз җитү белән бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, чәчү, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю. Ел буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр өстәлебездә тора.
Тамина һәм Амелия ГАЛӘҮТДИНОВЛАР,
2 һәм 4 сыйныф
1. Мәктәп бакчасында кишер уңышын җыю. / ФОТО: Морт мәктәбе.
2. Кыш буена җитәрлек чөгендер әзерләнде. / ФОТО: Морт мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев