«Кунакчыл Алабуга»: февральдән зур туристик планнар башлана
Февраль аенда ук бездә яңа гастрономия вакыйгасы булу көтелә. Шәһәр «Кунакчыл Алабуга» форумын кабул итәчәк.
Ул рестораторларны, кофейня һәм бистро хуҗаларын, күрше шәһәрләр һәм төбәкләрдән туристлык тармагы вәкилләрен җыячак. Семинарлар, мастер-класслар һәм тере диалог форматында тәҗрибә һәм заманча практикалар белән уртаклашу өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Тула, Тобольск, Екатеринбургтан экспертлар чакыру планлаштырыла. Әлеге форум Алабуга районында туризмны үстерүнең яңа стратегиясен гамәлгә ашыруда беренче адым булачак.
Шәһәр алдында нинди бурычлар куелуы һәм нинди перспективалар ачылуы турында безгә «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» («Купеческий городок») Муниципаль автоном учреждениесе директоры Эльмира Туканова сөйләде.
— Соңгы биш елда Алабугада төзекләндерү һәм яңа киңлекләр булдыру буенча гаять зур эш башкарылды, — дип билгеләп үтте Эльмира Наил кызы.
— Мин монда 2021 елда турист сыйфатында булдым, ә аннары инде 2025 елда килдем һәм шәһәрнең ни дәрәҗәдә үзгәрүен күреп гаҗәпләндем. Өстәвенә, үзгәрешләр тышкы кыяфәткә генә түгел, туристлар белән эшләүгә дә кагыла.
Бүген, аның сүзләренчә, төп бурыч — музейларны һәм мәдәни объектларны күрсәтүдән тыш, кунакларны шәһәрдә берничә көнгә тоткарланырга этәрүче комплекслы һәм җәлеп итүчән туристик тәкъдим эшләү.
2026 елга перспективалы планда — Алабуганы профессиональ мохиттә дә актив үстерү. Сүз рестораторлар, отельерлар, экскурсоводлар һәм туристик агентлыклар өчен белем бирү программалары турында бара. Сервис сыйфатына, гастрономия брендларын һәм локаль кухняны үстерүгә, шәһәр кунаклары өчен хезмәтләр спектрын киңәйтүгә аерым игътибар биреләчәк.
Аерым юнәлеш — урнаштыру инфраструктурасын үстерү. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә, шулай ук республика һәм федераль хакимият органнары ярдәмендә өстәмә номерлар фонды булдыру планлаштырыла. Шул ук вакытта инвесторларны җәлеп итү һәм яңа туклану объектларын үстерү буенча да эш алып барылачак. Алабугада Россиянең танылган ресторан челтәрләре барлыкка килергә мөмкин.
Заманча транспорт мөмкинлекләре: М-12 «Восток» трассасының, Бегишево халыкара аэропортының якынлыгы шәһәрне үстерү өчен мөһим ресурс булып тора.
— Инвесторлар туристлар күпләп килгән һәм кызыклы активлыклар булган урыннарга килә, — дип ассызыклый Эльмира Туканова. — Шул ук вакытта яңа проектлар кунаклар өчен дә, җирле халык өчен кызыклы булачак: яңа эш урыннары, ял итүнең яңа форматлары, заманча шәһәр мохите барлыкка киләчәк.
Сөйләшүне тәмамлап, «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» директоры Алабугага килү тәкъдимен зур теләк белән кабул итүен әйтә:
— Шәһәрнең үзгәрүенә, аның никадәр матуррак һәм уңайлырак булуына мин бик гаҗәпләндем. Системалы эш ярдәмендә Алабуга үзен Россиянең туристик картасында якты нокта буларак таныта алачагына ышанам. Бездә моның өчен чыннан да барысы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев