Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Күңел» радиосы Казанда юбилей концерты үткәрәчәк

Радионың 25 еллык концертында Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак.

«Безнен яшьлек еллары» концерт-тамашада җырчы Дәниф Шәрәфетдинов да катнаша, дип белдерде «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова. Концерт 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «УНИКС» концерт залында була.

«Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, «Күңел» радиосы бик җанлы, җылы радио, аның үзенең аудиториясе, укучысы, тыңлаучысы бар. «Күптән түгел «Күңел» радиосы Чаллыда юбилей концертын үткәрде, хәтта кешегә утырырга урын юк иде, билетлар сатылып беткән. Без шушы җылылыкны күргәч, Казанда да нәкъ шундый концерт булдыру турында хыялландык. Казанда концертлар күп була, ләкин купшы форматтагы концертлар күп. Халыкчан җырлы концертлар аз дип саныйбыз», — ди ул.

Лилия Мәхмүтова фикеренчә, «Күңел» радиосының тагын бер эшчәнлеге — концертлар оештыру. «Ай саен без Чаллы тамашачысына тамаша тәкъдим итәбез. «Быел «Күңел» радиосының 25 еллыгы булгач, үзебезнең алга республика районнары, шәһәрләренә чыгуны максат итеп куйдык. Казанга килү — зур хыялыбыз иде. Башкала тамашачысы безне ничек кабул итәр икән дигән уйлар да була. Казанда да үзебезнең тыңлаучыларыбыз бар», — диде ул.

Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов башкаруында популяр хитларны ишетергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев