Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Күп балалы алабугалылар участоклар алачак

Җирләр Чыршы авылында, Морт һәм Иске Юраш авыл җирлекләрендә биреләчәк.

Татарстанда өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы дәвам итә. Хәзер Алабуга районында исемлеккә кертелгән 143 гаилә чиратта тора. Әлегә җир участоклары Яковлево авыл җирлегенең Чыршы авылында бирелә, анда 19 кишәрлек калган.

— 2011 елдан Алабуганың 1823 күп балалы гаиләсе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителде, бу индикаторлар буенча 94,6 процент тәшкил итә, — дип аңлатты җир-мөлкәт палатасы рәисе Гөлүсә Билалова.

2024 ел дәвамында җирләр берничә җирлектә бирелә. Мисалга, Бехтерево авыл җирлегендә 48 җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Аларның гомуми мәйданы 4,8 гектар тәшкил иткән, массив тулысынча бүленгән.

Яңа Мурзиха авылында 24 күп балалы гаилә җир кишәрлеге алган. Яковлево авыл җирлегенең Черенга авылында — 18, Чыршы авылында 71 җир кишәрлеге бирелгән. Черенга авылында җирләр тулысынча бирелеп бетсә, Чыршы авылында кишәрлекләр калган әле.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча, быел Иске Юраш һәм Морт авыл җирлекләрендә җир массивларын формалаштыру эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев