Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көзге чакырылышта 80нән артык алабугалы армия сафларына китәчәк

Хәрби хезмәткә алынучыларның күбесе Үзәк хәрби округ гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру башлана, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

Алабугадан хәрби хезмәткә 80нән артык кеше китә. Аларның 30 проценты − коры җир гаскәрләрендә, 20 проценты — милли гвардия гаскәрләрендә, 15 проценты — хәрби диңгез флоты гаскәрләрендә, 14 проценты — хәрби космик гаскәрләрдә, 9 проценты — стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә һәм башка хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк. 

Хәрби хезмәткә алынучыларның күбесе Үзәк хәрби округ гаскәрләренә хезмәт итәчәк.

Шулай ук яшь кешеләрне контракт буенча хезмәткә җыю дәвам итә, аның төп өстенлекләренең берсе — тотрыклылык һәм лаеклы хезмәт хакы. Контракт буенча хәрби хезмәткәрләрнең күп санлы ташламалары бар: түләүсез туклану, ял итү урынына түләүсез йөрү, торакка ташламалар һәм тупланма-ипотека системасында катнашу. 

Көзге чакырылыш «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 53 нче Федераль законга кертелгән үзгәрешләр белән башланачак. Шулай итеп, дәүләт аккредитациясе булган урта һөнәри, югары белем бирү оешмаларында белем алучы гражданнарга медицина тикшеренүен узмаска мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев