Лекарево авыл җирлегендә ун ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды
Лекарево авыл җирлегенә Анзирка үзәнен чистарту өчен 50 миллионнан артык акча кирәк. Вакытында чаралар күрсәтелмәсә, елга бик нык сазланырга мөмкин.
Лекарево авыл җирлеге башлыгы Ирина Гарипова ун ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясады. Хәзерге вакытта, аның сүзләренә караганда, әлеге авыл җирлегенә кергән Лекарево, Яңа Авыл, Зур һәм Кече Армалы территориясендә алты йөздән артык кеше яши.
— Барлык дүрт торак пунктның җирләре берничә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан эшкәртелә. Аерым алганда, Ольга Фалалееваның крестьян-фермер хуҗалыгы, эдильбай токымлы мөгезле эре терлек һәм сарыклар үрчетү өчен 450 гектар җирне арендага алып тора, — дип сөйләде Ирина Гарипова.
Шулай ук ул моннан дүрт ел элек ачылган «Вятский берег» боланчылык хуҗалыгы турында дә әйтеп китте. Аның төп юнәлеше — болан мөгезләрен сату. Бүгенге көндә боланнар саны — мең ярым баш, ә якын киләчәктә бу санны ике меңгә җиткерү планлаштырылган.
2024 елның ун аенда муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең үзара салымы нәтиҗәсендә 230 мең сумнан артык акча җыелган. Алар республика бюджетыннан бирелгән акчалар белән бергә авыл җирлеге территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, Анзирка елгасы аша җәяүлеләр күпере ремонтланган. Шулай ук Зур Армалыда су белән тәэмин итү системасының бер өлеше тәртипкә китерелгән. Гомумән алганда, бу эшләргә миллион сумнан артык акча тотылган.
— Торак пунктларда төзекләндерү эшләре дәвам итә — аерым алганда, Яңа Авыл халкы үз акчаларына балалар мәйданчыгын һәм җәмәгать беседкасын төзекләндерде, футбол кырын җиһазландырды, шулай ук җирле чишмә территориясен тәртипкә китерде, — дип уртаклашты Лекарево җирлеге башлыгы.
Моннан тыш, «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Алабуга — Лекарево — Зур Армалы юлына (озынлыгы 1250 метр) ремонт ясалган.
Ирина Гарипова авыл муниципалитетында МХОда катнашучыларга ярдәм итү буенча актив эш алып барылуын да әйтеп китте. Авыл халкы даими рәвештә медикаментлар, җылы әйберләр, азык-төлек һәм блиндаж шәмнәре тутырылган посылкалар җыя һәм махсус операция зонасына җибәрә.
Җирле хакимиятнең киләсе елга планнары зур. Мәсәлән, Лекарево авыл җирлегенә республика программасы кысаларында салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү һәм ремонтлау, уртак предприятие территорияләрен төзекләндерү эшләрен дәвам итү, шулай ук «Анзирка елгасы үзәнен чистарту» табигатьне саклау чарасы программасын гамәлгә ашыруга заявка бирү кебек эшләр планлаштырылган.
— Кызганычка, кондызларның тырышлыгы белән хәзер анда су яшел һәм сазлы, — дип уртаклашты Ирина Гарипова. — Әмма кирәкле эшләрне башкару өчен 50 миллион сумнан артык акча кирәк булачак, ул безнең бюджетта юк. Экология министрлыгы линиясе буенча табигатьне саклау буенча федераль программаларның берсе аша акча алырбыз дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев