Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Лекарево урманында адашкан гөмбәчеләрне коткарганнар

Вакыйга кичә кич булган.

Кичә кич махсус хезмәтләргә Алабуга районының Лекарево авылы янындагы урманда ике хатын-кыз югалуы турында хәбәр килә. Алар урманга гөмбәгә бара һәм кире юл таба алмаганнар.

Ярдәм сорап шалтыратканнан соң бер сәгать узгач, урынга коткаручылар килә. Югалган хатын-кызларны табалар һәм урманнан чыгарып, туганнарына тапшыралар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев