«Лето вместе» проекты: Алабуга паркларындагы чаралар афишасы
18-21 июньдә шәһәр паркларында мастер-класслар, тренировкалар, йога дәресләре, кино күрсәтү һәм өмә булачак.
Алабуга шәһәре администрациясе халыкны һәм кунакларны «Лето вместе» проекты кысаларында җәйге мәдәни һәм спорт чараларында катнашырга чакыра. 18-21 июньдә шәһәр паркларында мастер-класслар, тренировкалар, йога дәресләре, кино күрсәтү һәм өмә булачак.
Чаралар программасы:
18 июнь
18:00 — «Сихерләнгән ташлар» балалар мастер-классы (Чебурашка паркы, имән өстәл). Алдан теркәлү таләп ителә.
18:30 — йөгерү күнегүләре (Гуляй паркны, җыелу урыны — «Гуляй» язуы янында).
19 июнь
8:00 — хатха-йога дәресе (Гуляй парк, күзәтү мәйданчыгы). Үзең белән йога келәме һәм су алырга кирәк.
20:00 — кино күрсәтү (Пионер паркы).
21 июнь
9:00 — өмә (Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторларын искә алу скверы).
10:00 — психолог Анна Борисова белән очрашу (Чебурашка паркы, имән өстәл).
Игътибар итегез: катнашучылар саны чикләнгән чаралар өчен генә теркәлү мәҗбүри. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев