Людмила Чулкова: «Почта — минем язмышым»
Почтада ул үзен чын профессионал итеп тоя. Людмила Чулкова үзенең кырык ел гомерен почта элемтәсендә хезмәт итүгә багышлаган. Аны хезмәттәшләре дә, даими клиентлары да хөрмәт итә.
«Бик җаваплы, игелекле, ярдәмчел, сабыр. Һәркемне тыңларга һәм ярдәм итәргә тырыша», — диләр аның белән озак вакыт бергә эшләгән кешеләр. Людмила Владимировна — беренче класслы почта элемтәсе операторы.
Өченче почта бүлеге хезмәт күрсәтә торган микрорайоннарда Людмила Чулкова — танылган кеше. Һәркем вакыт-вакыт почтага кереп чыга бит. Кешеләр исәнләшәләр, елмаялар, рәхмәт әйтәләр. Бу алга таба эшләргә көч бирә.
Эш көне дәвамында Людмила Владимировнаның бер буш минуты да юк — килүчеләр чиратка тезеләләр, шуңа күрә аның белән соң гына сөйләшергә мөмкинлек туды.
— Мин Казахстанда тудым. Ләкин әни тумышы белән шушы җирләрдән. Яшь чагында ул чирәм җирне үзләштерергә киткән, анда әтием белән танышкан, алар өйләнешеп, мин дөньяга туганмын. Миңа биш яшь булганда әтием үлде, әнинең абыйсы безне Мортка күчерде. Мин анда мәктәпне тәмамладым, Казан вузына укырга керергә ниятләгән идем, конкурс буенча үтә алмадым.
Төшенкелеккә бирелмәдем, туган мәктәбемә пионервожатый булып эшкә урнаштым. Бер елдан мин тагын яшәү урынымны алыштырдым. Казахстанда әти ягыннан әби белән бабам калган иде. Алар инде олы яшьтә иделәр, мин алар артыннан карадым. Шулай итеп мин янәдән туган илемә әйләнеп кайттым. Без ул чакта Красноармейск шәһәрендә яшәдек, хәзер ул Тайынша дип атала. Миңа 18 яшь иде. Эш эзләп почтага килдем. Берничә ел хат ташучы булып, аннары почта элемтәсе операторы булдым. Озакламый мине элемтә бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр. Ике тапкыр квалификация күтәрү курсларында укыдым, чөнки бу эшнең нечкәлекләре күп.
Казахстанда мин булачак ирем Михаил белән таныштым, кызыбыз Юлия һәм улыбыз Дмитрий туды. 18 ел узган да киткән. Шушы еллар дәвамында мин почтада эшләдем. Һәм тагын күченү. Минем әни яшәгән җиргә күчәргә булдык.
— Монда да сез почтага эшләргә урнаштыгызмы?
— Әйе, бу мин урнашырга тырышып караган беренче оешма иде. Ләкин урын юк иде, күз алдына китерәсезме? Хәзер ул бездә вакансияләр күп, ә ул вакытта миңа ставканың бушаганын көтәргә туры килде. Беркадәр вакыт ЕлАЗда кондуктор да, сатучы да булып эшләргә туры килде. Ләкин почта — ул минем язмышымдыр инде. Бервакыт ирем, мәшгульлек үзәгенә баргач, өченче почта бүлегендә оператор урынының бушаганлыгы турында ишеткәнен әйтте. Барып белеш, ди. Әмма мине яшь хезмәткәр декретка киткәч кенә кабул иттеләр.
— Ул вакытка эштә күп нәрсә үзгәргәндер, мөгаен. Монда сезнең остазыгыз кем иде?
— Күпләр ярдәм итте. Хезмәттәшләремне рәхмәт сүзе белән искә алам. Остазым Наталья Петровна Балобанова булды. Төрле елларда Наталья Викторовна Самбатян, Зинаида Александровна Кочнева, Лилия Мостаяровна Мостафина, Оксана Валерьевна Терехина бүлекчә начальниклары булдылар. Мин эшләгәндә ничә җитәкче алмашынды! Мин үзем дә берникадәр вакыт бу вазифаны башкардым.
— Сез бу коллективка җиңел кердегезме?
— Әйе, дип уйлыйм. Тәҗрибәм дә бар иде инде. 2002 елда монда ничек урнаштым, һаман эшләп йөрим (көлә). Гәрчә төрле бүлекләр хезмәткәре вазыйфаларын башкарырга туры килсә дә, оператор эше миңа якын. Мин посылкалар һәм заказлы хатлар кабул иттем, пенсияләр тапшырдым, коммуналь түләүләрне рәсмиләштердем... Сүз уңаеннан, без барыбыз да монда универсалларга әвереләбез, бигрәк тә кадрлар кытлыгы шартларында. Шуңа күрә җитәкчеләр булмаганда без аларны да хәтта алыштыра алабыз.
— Почта хәзер авыр вакытлар кичерә. Сез ничек уйлыйсыз, мондый хезмәт кешеләргә кирәкме?
— Әлбәттә, кирәк! Безгә бик күп кеше мөрәҗәгать итә! Өлкәннәр коммуналь хезмәтләр өчен түләргә килә, «Госуслуги» сервисыннан бөтен кеше дә файдаланмый бит. Почта бүлекчәсендә күпләр пенсия ала, банк карталары һәркемдә дә юк. Сәламәтлеге буенча өйдән чыкмаучылар да аз түгел, аларга пенсияне хат ташучылар китерә. Кемдер хат һәм посылкалар җибәрә, кемдер акча күчерә. Хәер, акча хәзер почта ярдәмендә сирәгрәк җибәрелә башлады.
— Сезне шулкадәр еллар бу эш нәрсәсе белән тотып тора?
— Миңа ул бик ошый. Кешеләр белән аралашырга яратам. Әйе, монда кәгазьләр белән дә мәшәкать күп. Һәркемгә ярдәм итәргә тырышам, килеп чыкса, бик сөенәм. Файдалы эш бу. Яшь үскән саен, әлбәттә, авырлыгы сизелә. Бездә башланган үзгәртеп корулар тизрәк нәтиҗә бирсен иде, дип телим. Яхшы якка үзгәрешләр бар инде, яңа программалар ярдәмендә без күп кенә операцияләрне тизрәк башкара башладык. Әмма хезмәткәрләр җитмәү — чын бәла, хезмәт хакларын арттырмыйча бу проблеманы хәл итеп булмый.
— Сез газеталарга язылуны да рәсмиләштерәсез. Ә үзегез яңа матбугатны укып өлгерәсезме?
— Газеталар яратам мин. Элегрәк республика матбугатын да, "Новая Кама«ны да карарга өлгерә идем. Ә хәзер моңа вакыт җитми — килүчеләр бик күп. Ләкин мин һәрвакыт яраткан басмаларыма язылам, аларны өйдә укыйм.
— Кайчан да булса яңа газетаны иртәнге кофе артында уку модага кайтачакмы, ничек уйлыйсыз?
— Почта төгәл эшләсә, мөгаен, кире кайтыр да. Кешеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, газеталарга язылалар бит, ләкин хат ташучылар җитмәү сәбәпле, аларны һәрвакытта да вакытында ала алмыйлар.
— Сезнең эшегез эмоциональ яктан җиңел түгел, энергияне сарыф итә. Үзегезгә ничек ярдәм итәсез?
— Әйе, төрле хәлләр була. Барысы да безгә елмаеп, яхшылык теләп килмиләр. Кичкә таба, әлбәттә, арыйсың. Ләкин өйдә эш турында уйламау коткара. Яхшы фильмнар, өй мәшәкатьләре, кроссвордлар — болар барысы да яңа эш көне өчен көчләрне торгызырга ярдәм итә.
— Клиентларыгызга, яңа почта хезмәткәрләренә һәм укучыларыбызга нәрсә теләр идегез?
— Барысына да ныклы сәламәтлек телим. Клиентларыбыз безнең аларга мөмкин кадәр тизрәк һәм яхшырак хезмәт күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәнебезне аңласыннар иде. Яңа эшчеләргә — бу эшне яратсыннар һәм күңелләре белән эшләсеннәр өчен сабырлык теләр идем. «Яңа Кама» укучыларына, һичшиксез, газетага язылып торырга, чөнки вакытлы матбугатны уку хәтерне яхшырта. Газета-журнал укучылар арта барсын иде!
Хөрмәтле почтальоннар!
Редакция почта хезмәткәрләре арасында бәйге игълан итә. Акчалата премия «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына 50дән артык кешене яздыручы почтальоннар арасында уйнатыла.
Өстәмә мәгълүмат alabuganury. ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев