М-8 елга трамваеның йөри башлау вакыты билгеле булды
Теплоход 106 пассажирга исәпләнгән.
М-8 елга трамвае 30 апрельдә навигацияне башлый, дип яза «Челнинские известия».
Быел теплоходның хәрәкәт расписаниесе үзгәрмәячәк. Әмма бәяләр арткан: маршрутның башыннан ахырына кадәр билет бәясе өлкәннәр өчен 182 сум, ә балалар өчен 91 сум тәшкил итәчәк. Алабугадан Түбән Камага кадәр юл 60 сумга, ә балалар өчен 30 сумга төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев