Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Мәдәният сарае каршындагы мәйдан төзекләндерү буенча тавыш бирүдә җиңде

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында узды.

2026 елда Алабугада нинди иҗтимагый территорияләрнең төзекләндереләчәге билгеле булды. Нефтьчеләр проспектындагы мәдәният сарае каршындагы мәйдан 9 046 мөмкинлектән 6 760 тавыш җыйды. Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында узды.

Хәзерге вакытта бу территориядә төзекләндерү эшләре алып барыла. 2026 елда шәһәр халкының популяр ял итү урыны булган бу территория сайланган проект нигезендә тулысынча үзгәртеләчәк.

Тавыш бирүдә катнашкан объектлар:

  • Мәдәният сарае каршындагы мәйдан
  • Пионерлар паркы
  • Ипподром янындагы сквер
  • Университет паркы
  • Г. Тукай исемендәге сквер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев