Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәгариф министрлыгы салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында −23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында −25 градуста дәресләр булмаска мөмкин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәптә дәресләрнең кышын нинди һава температурасында туктатылырга мөмкинлеген аңлаттылар, дип яза «Татар-информ».

«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында −23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында −25 градуста дәресләр булмаска мөмкин», — дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.

Моннан тыш, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында −27 градус булганда, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында −30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында −32 градус салкын булганда, дәресләр туктатыла.

Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы −3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә −10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.

Министрлык шулай ук −25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев