Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мальцево авылында яшәүче балалар мәйданчыгы ясады

Үз акчасына мәйданчык ясаучы үзенең исемен атамаган. 

Авылның үзәк урамнарының берсендә төзелгән әлеге мәйданчык хәзер — биредәге барлык баланың яраткан урыны.

Бу гамәлне күңел киңлегеннән дип ышанып әйтергә була, ә меценат үзе — тыйнак кеше, исемен атамау гына түгел, безнең белән дә очрашмады.

Шулай да, без аның күршесе Наталья Петровага мөрәҗәгать иттек, чөнки яхшылык турында сөйләргә кирәк. 

− Барысы да узган ел ук, без үз хисабыбызга, йортларыбызга хәтле юл салгач башланды. Быел күршебез балалар мәйданчыгы төзергә булды. Күңел кушуы буенча, − ди ул.

Урынны тиз билгеләгәннәр — тал һәм куаклар белән капланган буш җир. Муниципаль җир булганга, авыл җирлеге башлыгы белән килешеп, эшне башлап та җибәргәннәр. 

− Авылдагы мәйданчык бик кирәкле булып чыкты. Анда иртәдән кичкә кадәр бала-чага уйный, бала арбалы әниләр йөри. Бездә шуның кадәр сабый бар дип уйламадык та, − ди меценатның күршесе.

Әйтергә кирәк, Мальцевода балалар мәйданчыклары бар, ләкин алар алай ук төзек түгел. Монысы тимер киртә белән әйләндереп алынган, резина валчыгы түшәлгән. Анда эскәмияләр, карусель һәм балалар өчен уйнау комплексы урнаштырылган. Территорияне бизәп торган чәчәкләр турында да онытмаганнар. Авыл халкы мондый бүләк өчен бик рәхмәтле, чөнки авылда түгел, кайбер шәһәрдә дә андый мәйданчыклар белән мактанырлык түгел. Биредә эш бөтенләй тәмамланмаган әле. Балалар яңгырлы көндә дә уйный алсынга, мәйданчыкның түбәле өлешен дә ясарга ниятлиләр. 

− Бала-чага өчен шундый утраучыклар күбрәк булса, ничек шәп булыр иде, сабыйлар көлүеннән дә яхшырак берни дә юк бит, − ди Наталья Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев