Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Марат Хөснуллин: Яңа илкүләм проект барлык торак пунктларын берләштерәчәк

Россиядә «Яшәү өчен инфраструктура» дигән яңа илкүләм проект башланды.

Ул транспорт чаралары белән барлык торак пунктларны берләштерәчәк. Бу хакта «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында узган «Төньяк — Көньяк» халыкара транспорт коридоры сессиясендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сөйләде.

«Илкүләм проект буенча барлык халыкара юллар төзелешенең алты еллык планын эшләделәр. Барлык халыкара коридорларны, федераль, төбәк һәм муниципаль юлларны бер зур программага керттек», — диде вице-премьер.

Марат Хөснуллин әйтүенчә, бу программаның төп бурычы — юлларда җиңел һәм йөк ташу машиналарының максималь тизлеген тәэмин итү.

Ул билгеләп үткәнчә, чик буе пунктларына баручы барлык юллар да норматив хәлгә китереләчәк. «Чик аша чыгу юлларының үткәрү мөмкинлеге куелган таләпләргә туры килергә тиеш», — дип ачыклык кертте вице-премьер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев