Марсель Шакиров «Батыр-фест»ның абсолют җиңүчесе булды
Ул башлангыч сыйныфлардан ук спорт белән шөгыльләнә.
.jpg)
Марсель Шакиров Татар Дөм-Дөме авылында узган «Батыр-фест» фестивалендә җиңү яулады.
Ул башлангыч сыйныфлардан ук чаңгы ярышлары һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнә, 10 нчы сыйныфта спорт мастерлыгына кандидат була. Аннары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Чаллы филиалына укырга керә.
— Кроссфит бик кызыклы, чөнки анда төрле спорт төрләре бер дисциплинада берләштерелгән. Хәзер мин Сербиядә узачак дөнья Кубогына әзерләнәм, һәм Дөм-Дөмдәге ярышлар минем өчен үзенә күрә тикшерү булды.
Фестиваль бик шәп узды, бигрәк тә урнашу урыны ошады — уңайлы һәм матур, мин мондый урында беренче тапкыр. Минем белән бергә килгән гаиләм дә бик канәгать калды. Ярышларны оештыру һәм комплекслар лаеклы дәрәҗәдә куелган. Приз да яхшы, һәм мин аны ота алуыма бик шат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев