Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Март башында Татарстанда җылы булачак

Язның беренче көнендә бераз кар яварга мөмкин.

Татарстанда февральнең соңгы көннәрендә һава торышында җитди үзгәрешләр көтелми. Әмма мартның беренче көннәрендә республикада җылытачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Хәзер республикада һава торышы антициклонның төньяк-көнбатыш перифериясе тәэсирендә, аның үзәге Оренбург өлкәсе өстендә. «Алдагы көннәрдә, 27-29 февральдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Шундый ук һава торышы саклана. Бу көннәрдә явым-төшемнәр дә булмый», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

27 февральдә Татарстанда һава температурасы көндез −2..-7 градус була.

Чәршәмбе көнне төнлә 10-15, көндез 1-6 градус салкын була. Февральнең соңгы көнендә төнлә 7-12 градус була, ә көндез −4..0 градуска кадәр җылыта.

1 һәм 2 мартта төнлә −4..0 градус була, ә көндез −2..+3 градус көтелә. Язның беренче көнендә бераз кар яварга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев