Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәскәүдә оештырылган «Россия» күргәзмәсендә «Татарстан чыршысы» ачылды

Чыршы өчен уенчыкларны республиканың халык сәнгате һөнәрчелеге осталары белән бергәләп ясаганнар.

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә оештырылган «Россия» күргәзмәсендә Татарстан Республикасының Яңа ел чыршысы ачылды.

Чыршы республика флагы төсләрендәге уенчыклар һәм орнаментлар белән бизәлгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгында. Бизәк сыйфатында шулай ук чулпы да кулланылган.

Россиянең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлык һәм оешмаларның казанышларын тәкъдим итүче «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды. Ул киләсе елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин күргәзмә эшләгән дәвердә аның белән берничә тапкыр танышыр дип көтелә.

2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне уза. Республика анда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге казанышларын тәкъдим итәчәк. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көнне планлаштырылган чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев