Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр биреләчәк

Министрлыкта аларның кемнәргә бирелүен аңлаттылар.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы медикларга өстәмә түләүләр турында хәбәргә аңлатма кертте, дип яза «Парламентская газета».

Хөкүмәт Карары нигезендә, 2023 елдан табиблар, шәфкать туташлары, поликлиникаларда, амбулаторияләрдә, ФАПларда, район хастаханәләрендә кече медицина персоналы төп хезмәт хакына өстәмә акча алырга тиеш. 

Моннан тыш, бу исемлеккә акушер-гинекологлар, кардиологлар, онкологлар, пациентларны гадәти сырхауханәләрдә һәм стационарларда, шулай ук махсуслаштырылган, аерым алганда, онкология яки кардиология диспансерларында диспансер күзәтүе алып баручы медицина хезмәткәрләренең берничә категориясе дә керәчәк.

Өстәмә түләү хезмәткәрнең эш күләменә туры килергә тиеш — әйтик, үзәк район хастаханәсендә кемдер тулы ставкага эшли, кемдер яртыга, һәм моны, һичшиксез, исәпкә алырга кирәк, дип аңлатты РФ Сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Татьяна Соломатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев