Медведев Татарстан Эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесен билгеләде
Артем Хохоринны Татарстанда яхшы беләләр - ул Казанда туган, 2008 елга кадәр республика Эчке эшләр министрлыгы структурасында эшләгән
РФ Президенты Дмитрий Медведев 41 яшьлек полиция генерал-майоры Артем Хохоринны Татарстан Эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчеcе итеп билгеләде.
"РФ Президенты Дмитрий Медведев полиция генерал-майоры Артем Хохоринны Татарстан буенча ЭЭМ җитәкчесе итеп билгеләү һәм махсус эчке хезмәт генерал-майоры исеме бирү хакындагы указга кул куйды", - дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
Шул ук указ белән Президент Хохоринны РФ Эчке эшләр министрлыгының Оештыру-аналитик департаменты җитәкчесе вазыйфасыннан азат итте. Яңа министрны Татарстанда яхшы беләләр - ул Казанда туган, 2008 елга кадәр республика ЭЭМ структурасында эшләгән.
Хохорин РФ ЭЭМның Оештыру-аналитик департаменты җитәкчесе вазыйфасына 2011 елда билгеләнгән булган.
Өйләнгән, өч малай һәм бер кыз үстерә.
Мәгълүмат "Татар-информ" сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев