«Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә яңа производство барлыкка киләчәк
Яңа мәйданчык сәнәгать базасын киңәйтергә һәм сәнәгать паркының инвестицион потенциалын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Менделеевск районы хакимиятендә эшлекле дүшәмбедә «Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә яңа сәнәгать объектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Муниципалитет башлыгы Роберт Искәндәров сөйләвенчә, мәсьәлә «Мультипак» җитәкчесе Олег Сафронов белән эшлекле очрашуда каралган.
Искәндәров сүзләренчә, проект районның җитештерү кластеры үсешенең бер өлеше буларак гамәлгә ашырыла. Яңа мәйданчык сәнәгать базасын киңәйтергә һәм сәнәгать паркының инвестицион потенциалын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Предприятие җитәкчесе хәбәр иткәнчә, төзелеш билгеләнгән график нигезендә алып барыла. Мәйданчыкка кирәкле техника китерелгән, җир әзерләү эшләре башланган, территорияне планлаштыру буенча чаралар башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев