Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Менделеевскиның «Атмосфера» гөмбәзе Россиянең рекордлар китабына кертелергә мөмкин

«Атмосфера» гөмбәзен ачу 23 августка планлаштырылган.

Менделеевскида «Пастернак укулары» фестиваленә куелачак «Атмосфера» гөмбәзе Россия рекордлар китабына кертелергә мөмкин. Бу гөмбәз илнең хәзерге рекордсменыннан ике тапкыр зуррак булачак. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Без ачачак гөмбәз — глобаль мега проект. Россия Рекордлар китабы өчен җаваплылар безгә чыкты. «Әйдәгез рекорд куябыз» диләр. Бу мондый мәйданда ел әйләнәсе эшли торган беренче гөмбәз. Россиядә хәзерге вакытта эшли торган иң зур гөмбәз 400 кв. метр, ә бездә 706 кв. метр», — диде район башлыгы Радмир Беляев.

«Атмосфера» гөмбәзен ачу 23 августка планлаштырылган. Янәшәдә, паркта, 12 төрле арт-объект, шул исәптән төрле музыка кораллары урнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев