Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Метеоролог көннәр суыту турында кисәтте

Шулай да, суыту кыска вакытлы/

Татарстанда бу атна аномаль җылылыктан башланса да, озакламый сизелерлек суытачак. Бу хакта «Татар-информ» га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцв сөйләде.

«Хәзер Казанда температура климатик нормадан 4-5 градуска югарырак, гәрчә, климат буенча уртача тәүлеклек температура якынча 1 градус булырга тиеш. Без себер антициклоны йогынтысында. Һава торыш озакламый үзгәрәчәк. Төньяк-көнбатыштан циклон килә, безнең территория аша салкын фронт узачак. Һава торышының тотрыксыз булуы циклоннар һәм салкын атмосфера фронтлары белән билгеләнә», — дип сөйләде метеоролог.

5 апрельдән башлап суытачак. Шимбәгә каршы төндә температура 1 градус салкын, ә 6 апрельдә көндез Казанда нибары 4 градус җылы була. Шулай да, суыту кыска вакытлы, киләсе атнада инде кабат җылытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев