Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Метеорологлар республикада сентябрьнең нинди булачагы турында сөйләде

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең айлык фаразыннан күренгәнчә, Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачак, дип яза «Татар-информ».

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Казанда климатик норма +12,3, республикада +11,9 градус тәшкил итә.

Үз чиратында, явым-төшем күләме климатик нормадан азрак булыр дип фаразлана. Гадәттә, сентябрьдә ТР башкаласында — 50, ә республикада 48 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.

Элегрәк Казан федераль университеты галимнәре Татарстанга җылы көннәрнең кайчан әйләнеп кайтачагы хакында сөйләгән иде. Бүген республикада һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев