Михаил Мишустин Татарстанның ИТ-технологияләр үсешендәге ролен югары бәяләде
Яңа цифрлы технологияләр безнең илгә югарырак баскычка күтәрелергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанда мәгълүмати технологияләрне үстерү һәрвакыт югары дәрәҗәдә иде. Мондый фикерне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста узган очрашуда белдерде.
«Безнең күптән түгел төзелгән шәһәрдә һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар биргән төбәктә җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Татарстан ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен күп эш башкарды», — дип билгеләп үтте ул.
Премьер-министр бу очрашуның мәгълүмати технологияләрне үстерү перспективалары буенча фикер алышырга мөмкинлек бирәчәген әйтте. Цифрлы трансформация Россиягә тагын да югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев