Милли көрәш Бөтенроссия спорт төре буларак танылган
Спортчылар һәм федерацияләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Милли көрәш Бөтенроссия спорт төре буларак танылган. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә "Татарча көрәш" Бөтенроссия милли спорт көрәше федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов сөйләде.
Бүген РФ Спорт министрлыгы советы утырышында әлеге көрәшне Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертү турында карар кабул ителде.
Бу спортчылар һәм федерацияләр өчен яңа мөмкинлекләр ача, беренчедән, Татарстаннан читтә яшәп, спорт белән шөгыльләнүчеләр җирле бюджеттан финанслар ала алачак. Икенчедән, ярышлар масштаблы булачак һәм рәсми рәвештә Россия чемпионатлары статусын йөртәчәк. Өченчедән, көрәшчеләргә нәтиҗәләр буенча "Россия спорт мастеры" исемнәре бирелә алачак, ә тренерлар категорияләрен үстерә алачак.
"Татар-информ" МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев