Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

«Миллиард. Татар» Алабугада беренче күчмә лекция үткәрде

Археолог Кама Аръягы тарихы турында сөйләде.

20 февральдә Алабуганың Көмеш гасыр китапханәсендә тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаевның «Археолог күзлегеннән Кама Аръягы тарихы» дигән темага лекция үтте. Аны Казанның «Миллиард. Татар» лектория командасы оештырды — алар өчен бу Татарстан башкаласыннан читтә беренче күчмә чара булды. 

Альберт Нигамаев чыгышында хәзерге вакытта республикада тарихны өйрәнү популярлаша баруын билгеләп үтте. Ләкин эшне тарихи фактларга һәм археологик табылдыкларга киң караш җитмәгән һәвәскәрләр боза. Мәсәлән, Нигамаев үзе командасы белән казу эшләре вакытында урта гасыр шәһәренең кайчан һәлак булуын гына түгел, ә аның халкының нинди кыяфәттә булуын да билгеләргә омтыла, ягъни, археологик гына түгел, антропологик анализ да үткәрә. 

Бу хакта тулырак «Алабуга нуры» газетасының 28 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев