Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов «Экология» проекты нәтиҗәләре һәм экологларның тормышы турында ролик күрсәтте

2019 елдан республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган.

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 30 чара, шул исәптән Чаллыда чистарту корылмалары төзү, Түбән Кама районының Прости авылы һәм Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләү һ.б. үткәрелгән. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Рәис сүзләренчә, 2019 елдан республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган.

Татарстан Рәисе республикада башкарылган эшләр турында сөйләүче кыскача видео чыгарган, һәм ролик герое — 25 елдан артык әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшләүче Татарстан дәүләт инспекторы Илдар Усманов.

Кадрларда белгечләрнең эш көннәре ничек узуын күрергә була — алар татарстанлыларның шикаятьләренә оператив рәвештә игътибар итә һәм проблеманы хәл итү өчен урынга чыгалар.

Илдар Усманов билгеләп үткәнчә, дәүләт табигатьне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Моннан тыш, бүген бу адымнар ярдәмендә халыкның экологик культурасы арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев