Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов Путинны тәкъдим итү турында: Ул — безнең барыбызны берләштерүче көч

Ахырда ул татарча Татарстан һәм бөтен Россиянең алга таба да Владимир Путин җитәкчелегендә ныгыячагына өмет белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карарын хуплады. Ил өчен шушы авыр вакытта Президент Россия һәм аның халкы өчен берләштерүче көч булып тора, дип билгеләп үтте Миңнеханов. 

«Безнең ил өчен шундый тарихи, кискен мизгелдә Владимир Владимирович Путинның карары Президент өчен иң югары кыйммәт — аның халкының язмышы булуын тагын бер кат ассызыклый. <...> Президент ярдәме белән Татарстан илнең терәк төбәкләренең берсе. Республикада федераль программалар белән юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзелә. Болар барысы да безнең халыкның тормышын уңайлырак итә», — дип билгеләп үтте Татарстан җитәкчесе.

Ахырда ул татарча Татарстан һәм бөтен Россиянең алга таба да Владимир Путин җитәкчелегендә ныгыячагына өмет белдерде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев