Морт авылы хастаханәсендә капремонтның беренче этабы төгәлләнде
Алабуга районының Морт участок хастаханәсендә масштаблы капиталь ремонтның беренче этабы тәмамланды.
Ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пандемиягә, санкцияләргә карамастан, Татарстан Республикасы заманча технологияләр кулланып һәм инфраструктураны яхшыртып, медицина дәрәҗәсен күтәрүгә иреште. Соңгы 10 елда 1,5 меңнән артык сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм капиталь ремонтланган, бу медицина ярдәме алу мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшыртты, шул исәптән авылларда да.
Морт авылы хастаханәсе районның берничә авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә, дип сөйләде баш табиб Эльвира Фәйзуллина. Ә бу — 1800 дән артык кеше, шуларның 210сы — балалар. Табиб Морт авылында 2012 елдан эшли — «Земский доктор» программасы буенча гомуми практика табибы булып эшли башлаган, ә 2022 елдан хәзерге вазифасында эшли.
— Безгә 5 фельдшер-акушерлык пункты беркетелгән. Көненә якынча 20 кешене кабул итәбез. Штатта 26 хезмәткәр — табиблар, урта һәм кече медицина персоналы, техник хезмәткәрләр. Без ремонтны бик көттек, биналар салкын, караңгы иде, түбәдән су үтеп торды. Хәзер якты, җылы — эшләргә рәхәт, пациентлар да шат. Ил, республика һәм район, үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенә һәм «Мирострой» оешмасына зур рәхмәт.
Хастаханә 1999 елда файдалануга тапшырылган һәм шул вакыттан бирле биредә бары тик бер тапкыр косметик ремонт үткәрелгән. Ул вакытта тәрәзәләр алыштырылган һәм өлешчә түбә ремонтланган.
Морт хастаханәсен яңартуга республика бюджетыннан 41 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Электрүткәргечләр, су белән тәэмин итү, җылыту һәм канализация системалары алыштырылган, коляскадагы инвалидлар өчен санитария бүлмәсе җиһазландырылган, икенче катта кабинетлар һәм палаталар, стеналар һәм түшәм ремонтланган.
Хәзер капиталь ремонтның икенче этабын үткәрү өчен финанслау бүлеп бирүгә заявка формалаша, чөнки фасадны, җиһазларны, мебель һәм оргтехниканы яңартырга кирәк.
Морт авылында яшәүче Рәйханә Хәмидуллина хәзерге вакытта стационарда дәвалану курсы уза, моңа кадәр үзе дә шушы больницада эшләгән: «Хәзер монда шундый матур, шундый рәхәт! Ремонт эшләре бетмәсә дә бина инде яңа кебек. Табиблар да, персонал да искиткеч. Аларның барысына да зур рәхмәт!».
***
Бу көннәрдә Алабуга үзәк район хастаханәсендә дә ремонт эшләре дәвам итә. «АМР башкарма комитеты каршындагы төзелеш департаменты» директоры Константин Новый хәбәр иткәнчә, төзүчеләр приемный покойның керү төркемен яңартуга керешкәннәр, аны «Алюкобонд» панельләре белән тышлыйлар.
Өченче һәм дүртенче катлардагы эчке эшләр ахырына якынлаша: идәнгә һәм стеналарга плиткалар җәеп бетерелгән диярлек, бүлмәләрдә штукатурлау эшләре бара. Соңыннан идәннәргә линолеум салыначак.
— Якын арада эчке бизәү буенча барлык эшләрне дә төгәлләргә уйлыйбыз, — диде Константин Новый. — Параллель рәвештә керамограниттан фасад элементларын монтажлау башланды. Хәзерге вакытта фасад эшләренең 50 проценты башкарылган, ә эчке бизәү буенча әзерлек 70 процент тәшкил итә.
Фасадны ремонтлау җирле бюджет хисабына башкарыла, бу максатларга 70 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Августта хастаханәгә яңа җиһазлар кайтару көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев