Морт авылында «Мобиль поликлиника» 15-26 сентябрьдә эшләячәк
Алабуга районында яшәүчеләр Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе белгечләреннән бушлай консультация ала алачак.
15-26 сентябрьдә Алабуга районының Морт авылында «Мобиль поликлиника» эшләячәк. Яр Чаллының 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиблары халык өчен ОМС полисы буенча бушлай консультацияләр уздыра. Белгечләр арасында — кардиолог, эндокринолог, терапевт, уролог, гинеколог һәм хирург.
Кабул итү эш көннәрендә 9:00 дән 15:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барылачак: Морт авылы, Яшьләр урамы, 18 йорт (Морт участок хастаханәсе белән янәшә). Консультация алу өчен үзең белән ОМС полисы, СНИЛС һәм алдагы тикшерүләр нәтиҗәләре булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев