Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Морт мәктәбендә төбәк семинары үтте

Семинар «Укучыларга дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда әхлакый-патриотик тәрбия бирү» темасына багышланды.

Халык элек-электән үк бигрәк тә яшь буында туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итәгать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән.

Патриотик тәрбия эшен алып баруда укытучылар мөһим роль уйный. Укытучы — ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә. Яшьләрне халкыбыз тормышының яхшы, матур үрнәкләре нигезендә тәрбияләү педагог-тәрбиячеләр эшенең мөһим өлеше булып тора.

Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан — халыкның тарихи үсеш үзенчәлекләре, үзенең теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган тарихи җире.

Шул максаттан, 27 февральдә мәктәптә «Укучыларга дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда әхлакый-патриотик тәрбия бирү» исемле төбәк методик семинары үтте. Бу семинарда Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе белгече Раилә Рифат кызы Хуҗина, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим, Аксубай муниципаль районнарының тарих һәм җәмгыятъ белеме, туган (татар) теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, башлангыч сыйныф, технология, физик культура фәннәренең методик берләшмә җитәкчеләре, сыйныф җитәкчеләре, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.

Килгән кунаклар балаларның үз куллары белән ясалган, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Шулай ук мәктәп музеенда Морт авылы тарихи турында тыңладылар һәм Ләйсән Галиева әзерләгән мастер-класста катнаштылар.

Кунаклар инглиз теленнән 1 сыйныфта «Теремкәй» әкиятен карасалар (укытучы Зөлфирә Гобәйдуллина), 7 сыйныфта рус әдәбиятеннән В. Кавериннның «Ике капитан» китабы буенча әзерләнгән әдәби уенга юлыктылар. «Авылдашлар — Җиңү яулаган сугышчылар» музей дәресе күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер (укытучы Фәнил Һадиев). 6 һәм 8 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, туганнары, Әфган, Чечен сугышында, махсус хәрби операциядә хезмәт иткән якташлары турында сөйләделәр. Әлеге вакыйгаларда катнашкан, кайчандыр шушы мәктәптә укыган авылдашлар белән очрашулар еш үткәрелә. Үзләренең Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәгән бу батырларыбыз яшьләргә үрнәк. Туган (татар) теле укытучысы Рузилә Әхмәтҗанова һәм башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Моратова 2 һәм 4 сыйныфта «Минем тормышым халыкта җыр булып яңгырады» дип исемләнгән ачык чара әзерләде. 1 һәм 3 сыйныф җитәкчеләре Рузия Гайнанова, Татьяна Лялько «Дөньяда иң матур ил — ул минем туган илем» ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Технология укытучысы Фәрит Габделнур улы 5 сыйныф укучылары белән бергә «Бөек Ватан сугышыннан бер мизгел» исемле проект-дәресен яклады. Математика, физика укытучысы Светлана Смехова «Ворошиловский стрелок» интелектуаль уенын әзерләде. Ә 7-9 сыйныф егетләре укытучылары Данияр Нуриәхмәтов, Габдрәшит Гайфетдинов белән бергә хәрби спорт уенында үзләрен сынады.

Кунакларга «Туган ил нәрсәдән башлана?» әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Мәктәп күләмендә үткәрелгән чарада укучылар Җиңү көненә багышланган шигырьләр сөйләде, тынычлык турында җырлар җырлады. «Яшьлек» бию ансамбле чыгышы көчле алкышлар белән бәяләнде. Әлбәттә, бу укытучыларның һәм өстәмә белем бирү педагогларының системалы эш нәтиҗәсе (остазлары Ләйлә Фәрхетдинова, Раушания Гайфуллина).

«Бердәмлектә — көч» диләр, әлбәттә, шулай. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфинә Гаффанова, Рәмзия Һидиятуллинага рәхмәттән башка сүз юк. Бер казанда кайнап, тормыш йөген бергә җигелеп тартканда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була.

Семинарда катнашкан кунаклар дәресләр турында уңай фикерләр генә әйттеләр. Барлык дәресләр методик яктан дөрес итеп төзелгән, һәрьяктан уйланылган, тирән мәгънәле. Укытучыларның һәм укучыларның да алдан ук зур эзләнү эшләре алып барылуы күренеп тора. Төбәк методик семинарына килгән кунаклар үзләренә файдалы мәгълүматлар алды һәм киләчәк эшләрендә Морт мәктәбе коллективына зур уңышлар һәм саулык-сәламәтлек теләделәр.

Безнең халыкта «якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи-тоз» диләр. Кунакларны пешекчеләр һәрвакыт тәмле ризыклар, мул өстәлләр белән каршы ала. Семинар чәй табыны артында тәмамланды.

Укучыларны патриотик рухта тәрбияләүдә әлеге чаралар педагогик эшчәнлекнең бер өлеше генә. Әйе, хәзерге шартларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү җиңел эш түгел. Балалар күңелендә өмет, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту — укытучының төп вазифасының берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев