Мурзиха авылында үтәчәк «Кыяр көне»ндә кыяр вареньесын әзерләргә өйрәтәчәкләр
Катнашучыларны кызыклы концерт программасы көтә.
27 июльдә Мурзиха авылында «Кыяр көне» бәйрәме була. Катнашучыларны концерт программасы, конкурслар, халык уеннары, мастер-класслар, сәүдә, җырлар, такмаклар, кыяр ашау буенча конкурслар, әйлән-бәйлән, кыярдан ясалган әйберләр белән сәүдә көтә.
Бәйрәмдә гадәти булмаган формадагы һәм зурлыктагы гаҗәеп кыярларны, кыярдан ясалган иң тәмле әйберләрне, яңа, тозланган, маринадланган кыярларны, кыярдан пешкән камыр ризыкларын, тозлы кыяр суында маринадланган шашлыкларны күрергә мөмкин.
Шулай ук кыяр үстерү, консервацияләү һәм кыяр вареньесы әзерләү буенча кызыклы мастер-класслар узачак.
Башлана: 11 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев