Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Муса Җәлилнең 120 еллыгы: Казанда тантаналы чаралар программасы

15 февральдә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула.

Юбилей уңаеннан республика башкаласында масштаблы чаралар әзерләнгән.

«Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күргәзмәсе

Гыйнвар аеннан республика буйлап күчмә күргәзмә эшли башлады. Анда Татарстан Милли музее фондыннан фоторәсемнәр, документлар, чор предметлары урын алган. Шигырьләр QR-кодлар белән тулыландырылган — һәркем смартфон аша укый ала. Февральдә күргәзмәне IT-паркта, Камал театрында, КФУда карарга мөмкин, аннары ул республика районнарына юл тотачак.

15 февраль — төп тантаналар көне

11:00 — 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу.

12:00 — Милли музейда елның төп вакыйгасы: «Моабит дәфтәрләре» нең төп нөсхәсен тантаналы чыгару. Әлеге уникаль кулъязманы Росгвардия сагы астында, Социалистик Хезмәт Герое Стэлла Габдрахманова тәкъдим итәчәк. Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова сәламләү сүзе белән чыгыш ясый. «Җәлил укулары» халыкара конкурсы җиңүчеләре шигырьләр укыячак. Программа «Муса Җәлил — батырлык һәм азатлык тавышы» күргәзмәсе буенча экскурсия белән дәвам итә. Күргәзмә 22 апрельгә кадәр эшли.

13:00 — «Татаркино»да «Батырлык гасырларда кала» документаль фильмын карау.

25–26 февраль — «Җәлил укулары» фәнни конференциясе

КФУ базасында уза торган әлеге чарада тарихчылар, әдәбият белгечләре, музей хезмәткәрләре Җәлил мирасы, Бөек Ватан сугышы истәлекләре, мемориаль мирасны саклау мәсьәләләре турында фикер алышачак. Катнашучылар өчен шагыйрьнең Музей-фатирына экскурсия оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев