Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Муса Җәлилнең 120 еллыгына Казанга кызы Чулпан киләчәк

Концертта яшь музыкантлар һәм укучылар, шулай ук узган еллардагы фестиваль лауреатлары катнашачак.

2026 елның 13 февралендә 18:30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» V Халыкара музыкаль-шигъри фестивале лауреатлары концерты була. Оештыручылар сүзләренчә, чара шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган, дип яза «Татар-информ».

Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» Бөтенроссия музыкаль-шигъри фестивале 2021 елдан «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә.

Концертта яшь музыкантлар һәм укучылар, шулай ук узган еллардагы фестиваль лауреатлары катнашачак. Алар Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләрен, шулай ук Сергей Рахманинов, Николай Римский-Корсаков, Людвиг Бетховен һәм башка танылган композиторларның музыкаль әсәрләрен башкарачаклар.

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыклары Муса Җәлил фестивальнең мәртәбәле кунаклары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев