МХО катнашучылары өчен социаль контракт: яңа мөмкинлекләр
Бу үзгәрешләр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәмне көчәйтү өчен кертелде.
2026 елның 1 гыйнварыннан МХО катнашучылары эшмәкәрлек ачу өчен гаилә керемен исәпкә алмыйча социаль контракт ала алачак. Яңа кагыйдәләр «Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль законга кертелде.
Хәзер бер тапкыр генә файдаланыла торган бу хокук өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
- Хәрби хезмәттән азат ителгән яки контракт тәмамланган булу;
- Эшсез яки эш эзләүче дип танылу;
- «Ватанны саклаучылар» фондыннан рекомендация булу.
Льгота шәхси эшмәкәрлек (ШЭ) ачу өчен генә гамәлдә. Эш эзләү, шәхси ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) өчен контрактларга кагылмый.
I яки II төркем инвалидлыгы булган катнашучылар контракт хокукын рәсми рәвештә эшсез танылган хатыннарына тапшыра ала. Бу мөмкинлек аларның гаиләсенә дә ярдәм итү максатыннан кылына.
ТР министрлыгы билгеләвенчә, бу үзгәрешләр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәмне көчәйтү өчен кертелде.
2025 елда 28 сугышчы һәм 52 гаилә әгъзасы социаль контракт төзегән. Бу программа аларның гражданнар тормышына күчешен җиңеләйтү өчен мөһим ресурс булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев