МХО катнашучыларына эш табарга ярдәм итәләр
30 октябрьдә «Барс» яшьләр үзәгендә МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен махсус вакансияләр ярминкәсе узды. Анда төрле тармаклардан 11 эш бирүче катнашты.
207 вакансия тәкъдим ителде: полиция хезмәткәре, автомобиль йөртүче, эко-агарту буенча белгеч, инженер, юу җайланмасы операторы, комплектлаучы, кибет директоры, йөк төягеч йөртүче, программист.
Үткәрелгән ярминкә — махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләрне эшкә урнаштыруны максат итеп куйган чараларның берсе генә. Моңа кадәр МХО хәрбиләренең мәшгульлеге мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл уздырылган иде. Мәшгульлек үзәгенә үзләре килә алмаучылар өчен хезмәткәрләр өйләренә барды. Инвалидлыклары булган хәрбиләргә мондый ярдәм «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә күрсәтелде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Юлия Дёмина сөйләгәнчә, уртак тырышлык нәтиҗәсендә беренче сизелерлек нәтиҗәләр бар. Мәсәлән, 10 кеше эшкә урнаштырылган яки үз эшен ачкан (шуларның 5 се — МХОда катнашучыларның гаилә әгъзалары), 14 кеше һөнәри юнәлеш алган, 5 кешегә психологик һәм социаль адаптациядә ярдәм күрсәтелгән, 11 кешегә кирәкле белгечлек буенча һөнәри белем бирелгән.
Эшкуарлык эшчәнлеген башлауга 145 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме — нәтиҗәле чараларның берсе. Бу мөмкинлектән Алабугада махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны файдаланган һәм үз бизнесын уңышлы үстерә.
Статистика саннары
Бүгенге көндә районга кайткан МХО катнашучыларыннан:
• 72 кеше — эшкә урнашкан яки үз эше бар.
• 7 кеше — пенсионер.
• 9 кеше — киредән МХО зоансына киткән.
• 2 кеше — дәвалану үтә.
• 9 кеше — хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнми (аларның икесе — сәламәтлек торышы буенча).
Юлия Демина ассызыклаганча, аларга аерым игътибар бирелә.
Яклаучыларга эш урыннары бирергә әзер булган эш бирүчеләргә дәүләт тарафыннан стимул чаралары каралган:
• Приказ № 2714 ташламалы категорияләрдәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакына чыгымнарны компенсацияләүне күздә тота
• Приказ № 2712 I яки II группа инвалидлар өчен, шул исәптән сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өчен эш урынын җиһазлауга 200 000 сумга кадәр акча алырга мөмкинлек бирә.
Төп шарт — билгеләнгән нормативтан түбән булмаган хезмәт хакы белән тулы көнгә эшкә урнашу (программага карап 22 440 сумнан 44 880 сумга кадәр).
Юлия Дёмина эш бирүчеләргә мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт хокукларын үтәү зарурлыгын искәртте. Хезмәт кодексының 351.7 маддәсе нигезендә хезмәткә чакырылган кеше белән хезмәт килешүе өзелми, ә туктатып торыла. Эш бирүче бу хезмәткәрнең урынын һәм мобилизациягә кадәр алынган барлык социаль-хезмәт гарантияләрен саклап калырга тиеш. Хокук бозулар очрагында Татарстан Республикасының Дәүләт Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«МХО ветераннарының күбесе эшләргә тели, — дип ассызыклады Юлия Дёмина. — Без Алабуга районы эш бирүчеләрен әлеге гражданнарны һәм аларның гаилә әгъзаларын актив рәвештә эшкә урнаштырырга чакырабыз. Инвалидлык алган кешеләргә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, алар өчен эш урыны булдыруның дәүләт тарафыннан компенсацияләнергә мөмкин булуын исәпкә алыгыз. Ветераннарны тулы канлы тормышка кайтару өчен дәүләт, бизнес һәм җәмәгатьчелек тырышлыгы берләшергә тиеш».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев