Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

МХО катнашучыларының балаларына ТР Рәисеннән 30 меңнән артык яңа ел бүләге әзерләнгән

Бүләкләрнең 18 меңнән артыгы республиканың муниципаль районнарына җибәрелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча МХОда катнашучыларның балалары өчен (0 яшьтән алып 17 яшькә кадәр) татлы яңа ел бүләкләре әзерләнгән: аларның 18 меңнән артыгы республиканың муниципаль районнарына җибәрелгән, 9 меңнән артыгы Казанга тапшырылган, ә 3,5 меңе гуманитар йөк белән бергә Татарстанның шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное төбәкләренә киткән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шәһәр һәм район Яңа ел чаралары вакытында Татарстан Республикасы һәм Казан районнары башлыклары әлеге бүләкләрне балаларга тапшырачаклар һәм Татарстан Рәисеннән иң җылы теләкләр һәм котлаулар җиткерәчәкләр», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев